13 август 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Казан белән Бали арасында туры авиарейслар йөри башларга мөмкин
Индонезия Санкт-Петербург, Новосибирск, Владивосток һәм Казаннан Балига туры рейслар җибәрү мөмкинлеген карый. Бу хакта «Известия» басмасына илнең Мәскәүдәге илчелегендә хәбәр иткәннәр, дип яза «Татар-информ». Киләчәктә маршрут Ломбок һәм Комодо утрауларын, шулай ук Джакартаны да колачларга мөмкин.
-
Яңалыклар
Татарстанда мошенниклар ике пенсионерны үзләренә хезмәт итәргә мәҗбүриләгән
Эчке эшләр органнары сим-боксларны әйләнештән алу буенча берничә җинаять эше ачыклаган. Мошенниклар әлеге җайланма ярдәмендә берьюлы күпсанлы сим-карталар белән идарә итә һәм йөзләгән кешене алдый.
-
Яңалыклар
Җырчы Марат Яруллин Казанның матурлык клиникасын судка биргән
Башкортстанның атказанган артисты, татар эстрадасының популяр җырчысы Марат Яруллин Казанның косметология клиникасын судка биргән.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Министрлар Кабинетына яңа баш федераль инспекторны тәкъдим итте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләренә республика буенча яңа баш федераль инспектор Айрат Әхмәтшинны тәкъдим иттеләр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Мошенниклардан саклануның гади ысулларын атадылар
Бу киңәшләрне матбугат очрашуында Татарстан Эчке эшләр министрлыгының бүлек башлыгы Раил Куряков санап китте.
-
Яңалыклар
Татарстанның 13 мәктәбендә тәртип өчен билге куя башлаячаклар
Яңа уку елыннан Татарстанның 13 мәктәбендә тәртип өчен билге куя башлаячаклар. Бу хакта педагогик хезмәткәрләрнең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Казанда тантаналы шәһәркүләм Мәүлид узачак
Бүген, сафәр аеның 30 нчы көнендә (13 августта), Татарстан Диния нәзарәтендә Казанда шәһәркүләм Мәүлид бәйрәмен оештыруга һәм уздыруга багышланган матбугат конференциясе узды.
-
Яңалыклар
Көн саен мошенниклар тозагына эләккән 40 якын кеше Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итә
Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан Эчке эшләр министрлыгының бүлек башлыгы Раил Куряков хәбәр итте. Шулай да уңай нәтиҗә сизелерлек арткан.
-
Яңалыклар
Татарстанда ел башыннан җинаять схемаларында курьер буларак катнашкан 106 кеше тоткарланган
Республика Эчке эшләр министрлыгының тикшерү идарәсе курьер функцияләрен башкарган 10 кешедән торган төркемгә карата җинаять эшләре кузгаткан.
-
Яңалыклар
Татарстан Рәисе ятим балаларның коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычлары буенча фикерен әйтте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов район башлыкларын ятим балаларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрен үз контроленә алырга чакырды. Бу хакта ул Чаллыда узган республика август педагогик киңәшмәсенең пленар утырышында белдерде.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов БПЛА куркынычы булганда иминлек чараларын үтәргә чакырды
Чаллыда узган республика педагогларының август киңәшмәсенең пленар утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Камадагы фаҗигагә карата үз фикерен белдерде.
-
Җәмгыять
Яңа уку елына аяк басабыз: балаларга каникулдан соң мәктәпкә җайлашырга ничек ярдәм итәргә?
Сентябрь якынлашкан саен, күп кенә әти-әниләр күңелен: «Балам яңа уку елына әзерме? Каникулдан соң ничек ияләшер?» – дигән борчу биләп ала.
-
Яңалыклар
ЦУМда «Су кызы Әйлә» әкиятен тәкъдим итү булачак
22 августта Казан ЦУМында рәссам Лилия Гәрәеваның «Су кызы Әйлә» әкиятен тәкъдим итү узачак. Чара 14.00 сәгатьтә башлана. Әсәр татар мифологиясе – Габдулла Тукайның «Су анасы» әкияте нигезендә язылган.
-
Яңалыклар
Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Баулыда Балалар иҗат йортын төзүне хуплады
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Баулыда Мир урамында барлык кирәкле җиһазлар белән «Мирас» балалар иҗат йортын төзү проектының документлары таләпләргә туры килү турында нәтиҗә бирде, дип хәбәр итә ведомство башлыгы Вәли Нәҗмиевкә сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Ялкын» мәктәп медиалары фестиваленең икенче сезонына старт бирде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка ТР мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларындагы күргәзмәдә «Ялкын» мәктәп медиалары патриотик фестивале проектын һәм аның икенче сезонын тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә проектны оештыручылар.